Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Бердәм һәм профессиональ эш – уңышның нигезе

Шушы көннәрдә шәһәребезнең Завод урамы, 2 нче "А" йорт адресы буенча урнашкан "Охтин-Ойл" ябык акционерлык җәмгыяте юбилеен билгеләп үтә. 10 ел эчендә предприятие тамыр җәяргә, үзенең эшчәнлеген киңәйтергә һәм уңыш казанырга өлгергән. Ул республиканың кече компанияләре арасында алдынгы урында тора. Өстәвенә, предприятие быел җәен 1 миллионнан артык нефть чыгаруы белән...

Шушы көннәрдә шәһәребезнең Завод урамы, 2 нче "А" йорт адресы буенча урнашкан "Охтин-Ойл" ябык акционерлык җәмгыяте юбилеен билгеләп үтә. 10 ел эчендә предприятие тамыр җәяргә, үзенең эшчәнлеген киңәйтергә һәм уңыш казанырга өлгергән. Ул республиканың кече компанияләре арасында алдынгы урында тора. Өстәвенә, предприятие быел җәен 1 миллионнан артык нефть чыгаруы белән дә горурлана ала.


Предприятиенең тарихына күз салсаң, ябык акционерлык җәмгыяте буларак ул 2002 елның сентябрендә теркәлгән, ә бәйсез нефть компаниясе буларак эшчәнлекне 2005 елның 9 июленнән башлый.
Бүгенге көндә компания Әлмәт һәм Чирмешән районы территориясендә Беркет-Ключевск нефть чыганагында "кара алтын" чыгару белән шөгыльләнә. Төп игътибар җир асты байлыкларын геологик өйрәнүгә юнәлдерелгән. "Охтин-Ойл" җәмгыяте эшчәнлек чорында төп җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләрен башкарып чыгып, үзен табыш китерүче предприятие итеп күрсәтте. Икътисади тотрыклык нигезе булып, компания белән идарә итү аппаратының бердәм профессиональ эшләве тора. Кыскасы, предприятие шәһәр һәм районның, дөресрәге, республиканың икътисадын ныгыту буенча күп нәрсәләр эшли, хәйрия эшчәнлегендә, социаль программаларны тормышка ашыруда актив катнашуы белән аерылып тора.
Компания чыганакны эксплуатацияләгәндә инновацион технологияләр киң куллана. Аны кулланышка кертү комплекслы план нигезендә башкарыла. Нефть чыгару өлкәсендә прогрессив технологияләр кертелә. Әлбәттә, нефть табуда, производствоның нәтиҗәлелеген күтәрүдә белемле, тырыш хезмәткәрләрнең роле зур. Бүгенге көндә предприятиедә 44 кеше эшли. Кечкенә дә төш кенә, ди халкыбыз мәкале. Сан ягыннан аз булсалар да, алар эшләрен яратып, җаваплылык тоеп, намус белән башкара. Әйдәп баручы белгеч С.Осипов "Татнефть"нең мактаулы нефтьчесе", баш геолог З.Галимова "Минтопэнерго"ның мактаулы нефтьчесе", АХЧ инженеры Р.Минигалямов "Татнефть"нең мактаулы нефтьчесе" кебек исемгә лаек булган. Максатчан, уңган коллектив белән 2003 елдан бирле тәҗрибәле, таләпчән, җаваплы, һөнәри яктан грамоталы җитәкче Рөстәм Хөснетдинов идарә итә. Ул җитәкчелек иткән вакытта предприятие нефть чыгару күләмен арттыруга, предприятие үсешенә һәм югары табыш алуга ирешә. Җитәкче һәрбер хезмәткәргә шәхси якын килә белә. Пунктуальлеге, үзенә һәм башкаларга таләпчән булуы белән хезмәттәшләре алдында абруй казанган. Аның эшне оештыра белүе нәтиҗәсендә, нефть табу өлкәсенә, икътисадка һәм производство белән идарә итүдә перспективалы технологияләр кертелгән.
Компаниянең җитештерү стратегиясенең үзенчәлеге - аның энергоэффектлылык юнәлешендә эшләвендә. Предприятие энергияне сарыф итүне оптимизацияләү буенча планлы эш алып бара. Энергоэффектлылыкны арттыруда мөһим этап булып, "Республикада энергияне аз сарыф итү" республика максатчан программасы кысаларында үз программаларын кабул итеп, тормышка ашыру буенча эшләү тора.
Әлбәттә, нефть чыгару күләме арткан саен, техник-икътисади күрсәткечләр үсә. Шуның белән бергә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты да сизелерлек арта. Шул максаттан, компания үз алдына тирә-як мохитне саклау мәсьәләсен төп бурыч итеп куя. Ул заманча технологияләр һәм комплекслы чаралар ярдәмендә күп елларга исәпләнгән экологик программа нигезендә тормышка ашырыла.
"Охтин-Ойл" җәмгыяте Татарстанның нефть төбәкләре территориясендә актив социаль сәясәт алып бара: бюджет һәм спорт оешмаларына, аз керемле гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтә. Шулай ук ел саен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә, "Сабантуй", "Уяв" кебек милли бәйрәмнәрне үткәрүдә, "Җиңү көне" бәйрәмендә, "Тузган торакны яңарту" республика программасында, борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызуда ярдәм кулы суза.
"Охтин-Ойл" ябык акционерлык җәмгыяте бүгенге көндә "чәчәк атып килүче" нефть компанияләренең берсе. Монда эшләүчеләр яхшы хезмәт хакы ала һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: