Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Җиңүчеләрне Казанда көтәләр

"Лениногорскгаз" идарәсендә үткән һөнәри осталык бәйгесендә дүрт дистәдән артык кеше катнашты. Ул дүрт номинация буенча үтте: машина йөртүчеләр, экскаватор машинистлары, кранчылар, инженер-техник хезмәткәрләр. Бәйгенең беренче өлешендә конкурсантлар 20 минутлык биремнәргә җавап бирергә тиеш булды. Алар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Практик өлештә "УАЗ-3909" автомобилендә маневрлап йөри белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Николай...

"Лениногорскгаз" идарәсендә үткән һөнәри осталык бәйгесендә дүрт дистәдән артык кеше катнашты. Ул дүрт номинация буенча үтте: машина йөртүчеләр, экскаватор машинистлары, кранчылар, инженер-техник хезмәткәрләр.


Бәйгенең беренче өлешендә конкурсантлар 20 минутлык биремнәргә җавап бирергә тиеш булды. Алар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Практик өлештә "УАЗ-3909" автомобилендә маневрлап йөри белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Николай Фомин - беренче, Фаил Бадыйков - икенче, Андрей Ермолаев - өченче урынга чыкты. Машинистлар арасында Наил Вафинга тиңнәр табылмады, кранчылар арасында Евгений Щербаков иң яхшысы булды. Инженер-техник хезмәткәрләр арасында җиңүчеләр түбәндәгечә урнашты: Шамил Әхмәтов, Илфат Галиев, Анатолий Мурзин. Җиңүчеләр "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятендә идарә данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс