Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорскиның нефть музеенда рәссамнар күргәзмәсе

"Лениногорскнефть" идарәсенең Нефть музеенда идарәнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, "Татарстанның кара алтыны" дигән региональ күргәзмә ачылды. Биредә көньяк-көнчыгыш төбәгенең профессиональ 27 рәссамының эшләре куелган. Алар җитештерү тармакларында булып, нефтьче хезмәтен күңеле аша үткәреп, төсле буяулар ярдәмендә тулы бер картина иҗат иткән. Музейга куелган алтмыш иҗат җимеше арасында битләре кояшта янган,...

"Лениногорскнефть" идарәсенең Нефть музеенда идарәнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, "Татарстанның кара алтыны" дигән региональ күргәзмә ачылды.
Биредә көньяк-көнчыгыш төбәгенең профессиональ 27 рәссамының эшләре куелган. Алар җитештерү тармакларында булып, нефтьче хезмәтен күңеле аша үткәреп, төсле буяулар ярдәмендә тулы бер картина иҗат иткән. Музейга куелган алтмыш иҗат җимеше арасында битләре кояшта янган, куллары салкында яргаланган кыю карашлы ир-егетләрне, авыр хезмәттә нәфис затларның фидакарьләрчә көч куюын, көньяк-көнчыгыш төбәгенең матур пейзажын күрергә була иде.
Ачылу тантанасында "Лениногорскнефть" идарәсенең ярдәмче производство бүлеге начальнигы Ирек Ханипов нефтьче хезмәтен чагылдырган рәссамнарга рәхмәтен белдереп, уңышлар теләде. Шулай ук идарә җитәкчелеге исеменнән актив катнашулары өчен грамоталар тапшырды.
Әлеге күргәзмә Әлмәт, Казан шәһәрләрен урап кайткан. Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан республикада оештырылган профессиональ рәссамнар бәйгесендә I урын алган рәссам Рөстәм Хуҗинның картинасы да музейда лаеклы урынын табачак. Ул "Ромашкино чыганагында" дигән полотносында беренче хатын-кыз бораулаучыларны сурәтләгән.
Нефть музее хезмәткәрләре әйтүенчә, бүгенге күргәзмә - "Лениногорскнефть" идарәсеннән яңа ел бүләге. Мондагы эшләрне карарга килгән үсеп килүче яшь буын күңелендә нефтьче хезмәтенә хөрмәт, кызыксыну уяначагы хак. Рәссамнар үзләре дә күргәзмәнең биредә - беренче кара алтын табылган җирдә ачылуына чиксез шат һәм "Лениногорскнефть" идарәсенә рәхмәтле.
Күргәзмә бер ай дәвамында 19 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев