Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Максат – экономияләү

Ресурсларны саклау буенча 2011-2020 елларга исәпләнгән максатчан программа буенча эшләп, "Татнефть" җәмгыяте бер ел эчендә ягулык-энергетик ресурсларын база кулланудан 4 процент экономияли алган. Программаның максаты - 2020 елга экономияләүне 13,5 процент дәрәҗәсенә җиткерү. 2011 ел эчендә ресурсларны саклау буенча төрле чаралар кертүдән барлыкка килгән фактик экономия - 41 мең 460...

Ресурсларны саклау буенча 2011-2020 елларга исәпләнгән максатчан программа буенча эшләп, "Татнефть" җәмгыяте бер ел эчендә ягулык-энергетик ресурсларын база кулланудан 4 процент экономияли алган. Программаның максаты - 2020 елга экономияләүне 13,5 процент дәрәҗәсенә җиткерү.

2011 ел эчендә ресурсларны саклау буенча төрле чаралар кертүдән барлыкка килгән фактик экономия - 41 мең 460 тонна шартлы ягулык күләмендә. Бу "Татнефть" компаниясенең әлеге программаны тормышка ашыру өчен актив эшләгәнен күрсәтә.
"Татнефть" җәмгыятенең структур бүлекчәләре арасында яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләрдән - "Әлмәтнефть", "Лениногорскнефть", "Ямашнефть", "Елховнефть" идарәләрен атап китәргә була. Ресурсларны саклау программасына шулай ук Татарстанның сервис хезмәте күрсәтүче нефть компанияләре дә җәлеп ителгән.
Әлеге программага 2011 ел эчендә 468 чара башкарылган, шуның 219ы электр энергиясен экономияләүгә юнәлдерелгән. Узган ел нефть табуга электр энергиясен куллану бер тонна өчен 117,7 кВт сәгать киткән. Ә план буенча - (расход) 118,8 кВт сәгать.
Компаниянең энергияне нәтиҗәле файдалану программасы буенча керткән өлеше республика хөкүмәте тарафыннан да билгеләп үтелде. Энергия саклау һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча озак вакытка исәпләнгән максатчан программаны тормышка ашыру буенча үткәрелгән конкурста "Татнефть" җәмгыяте җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьче