Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Заманча, уңайлы, отышлы

Лениногорск район электр челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре көче белән Федотовка авылында электр линияләрен яңарту, чыгарылма исәпләү приборлары кую эше төгәлләнде. Шушы көннәрдә җитәкчелек подрядчылар эшен тикшерде һәм объектны кулланылышка тапшырды. Федотовка авылындагы электр линияләре совет заманыннан бирле яңартылмаган, шактый таушалган хәлдә була. Электр линияләрен яңарту эше белән Бөгелмәдән «Электронефтегаз» подрядчы оешмасы...

Лениногорск район электр челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре көче белән Федотовка авылында электр линияләрен яңарту, чыгарылма исәпләү приборлары кую эше төгәлләнде. Шушы көннәрдә җитәкчелек подрядчылар эшен тикшерде һәм объектны кулланылышка тапшырды.


Федотовка авылындагы электр линияләре совет заманыннан бирле яңартылмаган, шактый таушалган хәлдә була. Электр линияләрен яңарту эше белән Бөгелмәдән «Электронефтегаз» подрядчы оешмасы шөгыльләнгән. Биредә 6 кВлы 3,402 км озынлыктагы һәм 0,4кВлы 9,311 км озынлыктагы электр линиясе яңарыш кичерде: иске электр чыбыклары өр-яңа заманча линиягә алыштырылды. Әлеге линиянең бер километры якынча 1 миллион ярымга төшүен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Моннан тыш, авылдагы иске трансформатор подстанцияләре урынына яңа заманча биш трансформатор подстанциясе куелды. Шуның дүртесе халыкка хезмәт итсә, берсе җирле үзидарә, ындыр табагы һәм фермалар өчен исәпләнгән. Федотовка авылындагы ремонт энергетикларга 15 миллион 790 мең сумга төшкән. Дурасово авылында да бу эш ахырына якынлаша. Биредә электр линиясе үткәрү һәм егәрлеге 250кВ булган бер трансформатор подстанциясе куюга 2 миллион 357 мең сум акча киткән.
Кагыйдә буларак, республикада төзелеп беткән яңа йортларга исәпләү приборлары урам якка электр баганасына урнаштырыла һәм ул чыгарылма счетчик дип атала. Алар электр баганасына беркетелгән аксыл төстәге тартмачыклар эченә урнаштырыла. Әлеге чыгарылма щитларда исәпләү приборы йорт хуҗасының күпме электр энергиясен кулланганын санап бара.
Яңа йортлар булмаса да, районда электр линиясе тулысынча алыштырылгач, счетчикларга да ремонт «җиле» кагылмый калмаган. Йорт эчендәге исәпләү приборлары алынып, яңалары урамда, электр баганаларына беркетеп куелган. Дөрес, авылда «акыллы» исәпләгечләрне урнаштырган вакытта эш шома бармаган, халык арасында шау-шу күтәрүчеләр дә булмый калмый. Район электр челтәрләре хезмәткәрләре сүзләренә караганда, «Ниемә хаҗәт ул миңа, иске счетчик та яхшы эшли иде әле», «Хәзер, һәркөн урамга чыгып, исәпләү приборын караргамы?», «Урамга куйгач, ул приборларны урлап китсәләр, яңадан сатып алыргамы, аны миннән таптырырлармы?» дип зарланучылар күп булган. Энергетикларга авылда яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып барырга туры килгән. Исәпләү приборларының утка түләүдә буталчык тудырмавы, намуссыз күршең өчен түләргә кирәкмәве, ут урлау мөмкинлеген бетерү максатыннан куелуын аңлаткач, халык моның кирәкле, иң мөһиме: уңайлы булуын аңлаган.
Исәпләү приборларының урамга куелуы кулланучылар өчен дә, энергетиклар өчен дә җайлы. Ник дигәндә, район электр челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре, башлыча контролерлар, йорт хуҗаларын борчымыйча, аларга мәшәкать тудырмыйча гына счетчиктан кирәкле мәгълүматны ала һәм исәпләгечләрнең эшен тикшереп тора ала. Чөнки контролерлар районга чыкканда, һәр йорт хуҗасы өйдә дә булмаска мөмкин. Шулай ук өйгә кертергә теләмәгән кешеләр дә бар бит әйләнә-тирәбездә. Хәтта кайберләре контролерларны кертмәс өчен этләрен бәйдән ычкындыра яки эчтән ишекне бикләп куя. Соңгы арада мошенниклар артуын да исәпкә алсаң, өйгә ялган контролер керер дип куркасы да юк. Чыгарылма щитның тагын бер өстенлекле ягын да әйтеп үтәргә кирәктер. Электр баганасына беркетелгән тартмачык, ягъни щит яңгыр-карга бирешми торган заманча изоляция материалыннан эшләнгән. Димәк, кыска ялганыштан ут чыга дип куркырга кирәкми. Тагын бер уңай ягы - йортта ремонт ясарга җыенганда, элеккеге кебек күрше-тирәләрнең утын сүндермичә дә эшләргә була. Өстәвенә, ул искеләреннән эстетик җыйнаклыгы белән дә аерылып тора.
«Акыллы» исәпләгечләрнең урамда электр баганасына беркетелүе намуссыз кулланучылар тарафыннан электр энергиясен урлауны кисәтү һәм булдырмау мөмкинлеге бирә. Ә электр караклары (авылы-авылы белән урлаучылар турында сүз бара) бездә әлегә җитәрлек. Бурларны ачыклау максатыннан, контролерларга еш кына рейдлар үткәрергә һәм кулланучыларның электр энергиясе белән тәэмин итү килешүендә күрсәтелгән бурычларын бозган очракта беркетмәләр төзеп, административ җаваплылыкка, штрафка тартырга туры килә иде. Димәк, бу отышлы да, уңайлы да булып чыга. Алыштырылган линия һәм исәпләү приборлары үзен-үзе аклар дип өметләнергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электр

2
X