Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Игътибар: “диверсант!”

Республикада уяулыкны тикшерү максатыннан 20 - 27 июльдә террорчылык буенча өйрәнүләр үткәреләчәк. Шул уңайдан, хокук саклау органнарына "диверсантлар"ны ачыклау һәм тоткарлау бурычы йөкләнә. "Диверсантлар" республиканың теләсә кайсы шәһәренә килеп, вокзал, аэропорт ише транспорт тупланган объектларга, халык күп йөри торган урыннарга муляж "мина", шартлаткычлар куярга маташачак. "Диверсантлар" (тышкы кыяфәте буенча славянга...

Республикада уяулыкны тикшерү максатыннан 20 - 27 июльдә террорчылык буенча өйрәнүләр үткәреләчәк. Шул уңайдан, хокук саклау органнарына "диверсантлар"ны ачыклау һәм тоткарлау бурычы йөкләнә. "Диверсантлар" республиканың теләсә кайсы шәһәренә килеп, вокзал, аэропорт ише транспорт тупланган объектларга, халык күп йөри торган урыннарга муляж "мина", шартлаткычлар куярга маташачак.


"Диверсантлар" (тышкы кыяфәте буенча славянга якын торган 20 - 40 яшьлек яшь ир-атлар) халыкка шәхси фатирларда вакытлыча яшәү, автотранспортны алып тору, SIM-карталар һәм кесә телефоннары сатып алу, югарыда әйтеп үтелгән объектларга, оешмаларга әйберләр китерү кебек үтенечләр белән мөрәҗәгать итәчәк.
Алар кибетләрдә, даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга һәм төрле предприятиеләр эше белән кызыксынып, аларны фотога төшерергә омтылачак. "Диверсантлар" кунакханәләрдә, вакытлыча алып торган фатирларда яшәргә, вакытлыча эшкә урнашырга, төрле сәбәпләр табып, шәһәр оешмалары һәм учреждениеләренә кереп чыгарга мөмкин.
ТР Хокук саклау структуралары өйрәнүләр өчен җибәрелгән "диверсантлар"га охшаган шикле кешеләр турында сездән хокук саклау хезмәтләренең бердәм телефоннары буенча мәгълүмат көтә:
- 8-800-200-02-94
- 8-800-550-50-07 (шалтырату Россиянең бөтен территориясендә бушлай)
- (8-843) 291-20-02
- 2-72-20
- Яисә Интернет челтәре аша: www.vk.com/antiterror_2012
"02", "020" (кесә телефоныннан) номеры аша Татарстанның теләсә кайсы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ярдәмегез өчен алдан ук рәхмәтебезне җиткереп, китереләсе кыенлыклар өчен гафу үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диверсант