Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Тормышка юллама

Узган шимбәдә Лениногорск нефть техникумы үз «карлыгачларын» зур тормыш юлына озатты. Тантана техникумның актлар залында үтте. Нефть техникумы шәкертләренең географиясе киң кырлы. Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан һәм башка шәһәрләрдән килеп укыйлар. Бу турыда техникум директоры Игорь Врублевский да әйтеп үтте. - Тормышыгызда иң мөһим вакыйгаларның берсе килеп җитте. Бүген сез...

Узган шимбәдә Лениногорск нефть техникумы үз «карлыгачларын» зур тормыш юлына озатты. Тантана техникумның актлар залында үтте.

Нефть техникумы шәкертләренең географиясе киң кырлы. Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан һәм башка шәһәрләрдән килеп укыйлар. Бу турыда техникум директоры Игорь Врублевский да әйтеп үтте.
- Тормышыгызда иң мөһим вакыйгаларның берсе килеп җитте. Бүген сез тормышка юллама алып, уку йорты стеналарыннан студент буларак түгел, ә белемле һәм дипломлы белгечләр булып чыгасыз. Киләчәк тормышыгызда үз урыныгызны табып, җәмгыять өчен файдалы кешеләр булуыгызны телим, - диде ул егет-кызларны котлап.
Күптән түгел техникумда 1972 елгы чыгарылышларның очрашу кичәсе үткән. Анда 62 кеше килгән иде, ди директор. Бу очрашуның гаять җылы үтүе турында сөйләде һәм бүген техникумнан чыгып китәчәк егет-кызларны биредә көтәчәкләре, шатланып каршы алачаклары турында әйтте.
Быел техникум үзенең 264 укучысын олы тормыш юлына озатты. Алар нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү, экономика һәм исәп-хисап ясау; нефть һәм газүткәргечләре, саклагычлары,төзү һәм эксплуатацияләү; электр җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм эксплуатацияләү; нефть һәм газ скважиналарын бораулау һәм башка төр белгечлекләр буенча белем алып, экономист, бухгалтер, нефтьче, бораулаучы һөнәрләрен үзләштергәннәр. Чыгарылышларның 29ы кызыл диплом алган.
Кулларына дипломнарын тоткан егет-кызларга шәһәребездә яисә башка төбәкләрдә эшкә урнашырга, югары уку йортына кереп укуларын дәвам итәргә мөмкинлек бар. Әмма, ничек кенә булмасын, әлеге яшь белгечләр киләчәктә укыган чакларын искә төшереп, техникумга килер, белем биргән укытучылары белән очрашыр, элемтәне өзмәс, ныгытып торыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студент