Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгерлеләр Мөэмин-Каратайда концерт куйды

Узган ял көннәрендә дүрт-биш машинага төялеп, Шөгер төбәге үзешчәннәре Мөэмин-Каратайга килеп төште. Егермедән артык артистның һәр чыгышына бәя бирерлек шактый вакыт кирәгер иде. Сәхнәдә композиторларыбыз, халкыбыз көй-моңнары яңгырады, дәртле биюләр күңелләрне күтәрде. Ике сәгатьлек әдәби-музыкаль тамаша мизгел эчендә үтте. Әле яңарак кына Шөгер җырчысы Рәшит Ихсановның гомер бәйрәме узган икән....

Узган ял көннәрендә дүрт-биш машинага төялеп, Шөгер төбәге үзешчәннәре Мөэмин-Каратайга килеп төште. Егермедән артык артистның һәр чыгышына бәя бирерлек шактый вакыт кирәгер иде. Сәхнәдә композиторларыбыз, халкыбыз көй-моңнары яңгырады, дәртле биюләр күңелләрне күтәрде. Ике сәгатьлек әдәби-музыкаль тамаша мизгел эчендә үтте. Әле яңарак кына Шөгер җырчысы Рәшит Ихсановның гомер бәйрәме узган икән. Аңа киләчәктә дә тамашачыны сөендерергә язсын дип теләдек.

Мәдәният йорты мөдире Рафаэль Әхмәтов, сәнгать җитәкчесе Гүзәл Рәхимова, халык театры җитәкчесе Зилия Гәрәевага Мөэмин-Каратай халкын, тамашачысын куандырган, җаннарына татарны татар иткән моң салган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә дә Шөгернең яңа мәдәният йортында чыгыш ясарга язсын.

Таһир Шәмсуаров

Гүзәл Рәхимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев