Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Авыздан начар ис килү – авыру билгесе?!

Әгәр авыздан ис килә икән, табибка күренергә кирәк. Бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин.

Склероз. Бу – куркыныч аутоиммун авыру. Ул организмның нерв системасын какшата, кешенең сулышына да тәэсир итә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чирнең башлангыч стадиясендә үк склерозлы пациентларның авызыннан начар ис килергә мөмкин.

Бавыр эшчәнлеге бозылу. Сулыштан чи балык исе килгәндә, бавыр начар эшли һәм токсиннарны эшкәртә алмый дигән сүз. Зарарлы матдәләр бәвелдә һәм сулыш юлында тупланып, үзенә бер ис бирә.

 Бөер эшчәнлеге бозылу. Бу авыруның бер билгесе – сулыштан аммиак исе килү. Иллинойс университеты галимнәре уйлап чыгарган бер тапкыр куллана торган җайланма сулыштагы аммиак исен тоя һәм диагнозны иртәрәк куярга мөмкинлек бирә.

https://vatantat.ru/2022/10/93765/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев