Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Баш терапевт коронавирус вакытында үз-үзеңне дәвалау нәрсә белән куркыныч булуын аңлатты

Яңа коронавирус йогышы вакытында табиб билгеләмичә генә дарулар кабул итү Covid-19 вируслы пневмониягә күчү китереп чыгара. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Абдулганиева сөйләде.

 

«Үз-үзеңне дәвалау проблемасы шунда ки, кискен респиратор вируслы инфекциясеннән түбән сулыш юллары зарарлануга китергән пневмонияне профилактикалау алымнары юк. Әмма безнең медикаментоз киртәләребез бар. Югары сулыш юлларын дөрес дәвалаганда, Covid-19 пневмониягә күчмәячәк. Әгәр күчсә – җиңел формага. Ә баштан ук дөрес дәваланмаганда, авыр пневмониягә күчү өчен барлык капкалар да ачык», – дип билгеләп үтте спикер.

Хастаханәнең терапия хезмәте шефы Диана Абдулганиева апрельдән Covid-19ны дәвалый, аның куллары аша меңнән артык пациент узган. Ул аның практикасында үз-үзен дәвалау куркыныч нәтиҗәләргә китергән һәм госпитализацияләүне таләп иткән очраклар шактый күп булуын әйтте.

«Бу авыру – потенциаль фаталь,  үлем куркынычы зур. Бу хакта барысы да яхшы белә», – дип искә төшерде табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев