Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Кызлар-егетләр шар суга

"Теннис Холл"да яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында теннис буенча турнир үтте. Анда безнең спорт корылмасында шөгыльләнүче балалар катнашты. Ярыш берьюлы ике кортта барды, ике этапта үтте. Беренче этапта балалар дүрт подгруппага бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенчесендә беренче һәм икенче урын алган парлар көч сынашты. Уенчылар өчен көч бирергә әти-әниләре...

"Теннис Холл"да яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында теннис буенча турнир үтте.


Анда безнең спорт корылмасында шөгыльләнүче балалар катнашты. Ярыш берьюлы ике кортта барды, ике этапта үтте. Беренче этапта балалар дүрт подгруппага бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенчесендә беренче һәм икенче урын алган парлар көч сынашты. Уенчылар өчен көч бирергә әти-әниләре һәм дуслары да килгән иде. Уен нәтиҗәсе буенча, беренче урынны Валентин Сидулин (2 нче мәктәп) һәм Михаил Ганин (2 нче мәктәп) алды. Икенче урында - Элина Хаҗиәхмәтова һәм Екатерина Гришанина (икесе дә 12 нче лицейдан), өченчедә - Элина Зиатдинова һәм Алинә Ибраһимова (2 нче мәктәп).

"Теннис Холл"да шөгыльләнүчеләрнең уен барышында тырышлык күрсәтүе куандырды. 5 нче мәктәптән Анастасия Иванованы актив уенчы буларак билгеләп үтәсе килә. 7 нче мәктәптән Захар Семенов бик оста судьялык итте. Әлеге балалар теннис уйнарга өйрәнеп кенә калмый, вакытларын сәламәтлекләренә файдалы итеп тә үткәрә.
Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга теләкләрен СССРның спорт мастеры, Украинаның атказанган тренеры, спорт психологы Наталья Борисовна Чудакова җиткерде. Ул бүгенге көндә безнең спорт корылмасында эшләп, балаларны теннис уйнау серләренә өйрәтә. Балалар белән эшләүче башка тренерларны атап үтәсе килә: Светлана Симонова, Евгения Чудакова, Сергей Меняйло, Тимур Сафиуллин. Аларның, шулай ук башка хезмәткәрләрнең бер бурыч берләштерә - "Теннис Холл"ның балалар һәм әти-әниләр өчен икенче йортка әйләнүен тәэмин итү өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теннис

2
X