Анда 1998-1999 елгы яшүсмерләр республика беренчелеге өчен көрәште. Лениногорск данын Айдар Нуршанов, Тимур Шириязданов, Николай Кузьмин, Вадим Деревянко (тренерлары Услам Бадыршанов) яклады.
Республика буенча 20 команда җыелган иде. Безнекеләр команда буенча өченче, алтынчы мәктәп укучысы Вадим Деревянко үз авырлыгында II урын алды. Җиңүчеләр грамота, медаль һәм бүләккә лаек булды.
Нет комментариев