Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида мөселман яшьләре ярышты

Узган шимбәдә «Ихлас» мәчете мөхтәсибәте чаңгы ярышы оештырды. Кемнәр өчен диярсез? Яшьләр өчен. Биредә республика «Алтын Урта» татар мөселман яшьләр җәмгыяте җитәкчесе Акйолдыз Фәйзованың катнашуы чараның мөһимлеген тагын да арттырды. Ярыш, гадәттәгечә, шәһәребезнең трамплиннар комплексы янында башланып китте һәм урман массивында үтеп, яшьләр бәйрәмен хәтерләтте. Урман массивының бер ягында яшьләр...

Узган шимбәдә «Ихлас» мәчете мөхтәсибәте чаңгы ярышы оештырды. Кемнәр өчен диярсез? Яшьләр өчен.


Биредә республика «Алтын Урта» татар мөселман яшьләр җәмгыяте җитәкчесе Акйолдыз Фәйзованың катнашуы чараның мөһимлеген тагын да арттырды. Ярыш, гадәттәгечә, шәһәребезнең трамплиннар комплексы янында башланып китте һәм урман массивында үтеп, яшьләр бәйрәмен хәтерләтте. Урман массивының бер ягында яшьләр чаңгыда йөгерсә, икенче якта мәчетнең аш-су осталары зур казанда пылау пешерде. Әлеге чара беркемнән дә җиңү дә, тизлек тә таләп итмичә, бары яшьләрне спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган иде, студентлар 2-3 километр араны бер тында үтте.
«Алтын Урта» татар мөселман яшьләр җәмгыяте җитәкчесе Акйолдыз Фәйзова бәйрәмне ачып, быел Казанда беренче тапкыр үзенчәлекле чаңгы ярышы үткәрелүе турында сөйләде. Анда мәчеткә йөрүче мөселманнар катнашкан. Әлеге ярыш бездә дә беренче тапкыр гына үтте. Шәһәребезнең «Ихлас» мәчетеннән килгән Булат Раупов мондый массакүләм чаңгыда йөрүне киләсе елга да оештырачакларын әйтте. Аңа күбрәк кеше, дин әһелләрен дә җәлеп итәчәкләрен, мәчет мөхтәсибәтенең мондый сәламәтлек бәйрәмен күркәм бер традициягә әйләндерергә теләге булуын әйтте.
Менә, бәйрәмнең төп өлеше башланып, чаңгычыларга старт бирелде. Кызлар сәламәтлекне ныгытыр, күтәренке кәеф һәм көн буена җитәрлек энергия алыр өчен чаңгыга басса, егетләр һәрвакыттагыча беренчелекне алу, чаңгы остасы булуын раслар өчен финишка омтылды. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр суык җил белән узышып йөгергән студентларның кәефен бермә-бер күтәрде. Ә чаңгыда иң беренче булып килгән нефть техникумы егете Илфат Саттаров һәм КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студенты Венера Кәримова сувенирлар белән бүләкләнде. Соңыннан, чаңгычылар хуш исләре урман паркына таралырга өлгергән тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт