Район мәктәпләре арасында күп төр ярышлар узды (+ җиңүчеләр)
СПОРТ

Район мәктәпләре арасында күп төр ярышлар узды (+ җиңүчеләр)

Тимәш мәктәбендә район мәктәпләре арасында күп төр ярышлар узды.

Биредә өч төрле көрәш буенча көч сынаштылар: автоматны сүтү, турникта күтәрелү һәм автоматтан ату. Шөгер, Тимәш, Зеленая Роща, Түбән Чыршылы, Куакбаш, Иске Иштирәк, Керкәле мәктәпләреннән 7-9, 10-11 сыйныф укучылары - егетләр үзләренең әзерлекләрен күрсәтте.

Шәхси зачетта: 7-9класслар арасында:
1 урын -Түбән Чыршылы егете Латыпов Реналь
2 урын - Түбэн Чыршылы егете Вахитов Данияр
3 урын - Куакбаш егете Ситдиков Адель.

10-11 класслар арасында
1 урын - Шөгер егете Нуртдинов Азат
2 урын - Тимәш егете Мусатзянов Айнур
3 урын - Шөгер егете Мингазов Ришат

 


Нет комментариев