Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Шахмат көрәшендә лениногорскилылар тагын җиңү яуладылар

Танылган шахмат остасы Александр Алехин: ”Мин шахмат уйнамыйм, мин –көрәшәм,”- дигән. Бик тирән акыл көче, зиһен таләп итүче бу уенны –баш мие спорты дип тә атыйлар. Лениногорскида үзләре шөгыльләнү өчен спортның шушы төрен сайлап алган балалар аз түгел.

Алар шәһәрара, республика күләм бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар алып сөендереп торалар. Әле шушы көннәрдә генә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Самат Садриев истәлегенә, 16 сериядән торган Кама Аръягы Гран При бәйгесенең  3 нче этабы булды.

Анда 2004-12 нче елда туган  һәм аннан да кечерәк яшьтәге үсмерләр һәм балалар катнашты.  Бөгелмә, Әлмәт , Баулы һәм Лениногорскиның үзеннән барлыгы 94 яшь шахматчы үзара көч сынашты. Әлеге ярышлар, классик шахмат уйнау буенча  34 нче региональ турнир кысаларына керә. Ул “Яшьлек” спорткомплексында атна буена дәвам итте. Шәһәребезнең яшь шахматчы осталары бу турнирда да сынатмадылар.

Үз яшьләре буенча төркемнәрдә Захар Плюта, Варвара Фролова, Маргарита Соловьёва – 1 нче урыннарны яулап алдылар. Виктория Платонова, Алисә Вильданова һәм иң яшь  шахматчы Раяна Мортазина – 2 нче.

Ә җиңү пьедесталының 3 нче баскычына, шулай ук үз яшендәге уенчылар арасында, Диләрә Хамраева күтәрелде.  Лениногорскиның яшь шахматчылары тагын бер шахмат көрәшендә  җиңүгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев