Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Студентлар спортны сайлый

Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Физик тәрбияне үстерү, көндәлек тормышка кертү - сәламәтлекне ныгытуның мөһим факторы. Ул физик һәм акыл сәләтен үстерергә ярдәм итә, менә дигән ял белән тәэмин итә. Лениногорск нефть техникумында ссәламәтләндерү һәм спорт белән шөгылләнүгә зур игътибар бирелә. Ул студентларның мөстәкыйльлеге белән оста җитәкчелек итүче җитәкчелек,...

Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Физик тәрбияне үстерү, көндәлек тормышка кертү - сәламәтлекне ныгытуның мөһим факторы. Ул физик һәм акыл сәләтен үстерергә ярдәм итә, менә дигән ял белән тәэмин итә.


Лениногорск нефть техникумында ссәламәтләндерү һәм спорт белән шөгылләнүгә зур игътибар бирелә. Ул студентларның мөстәкыйльлеге белән оста җитәкчелек итүче җитәкчелек, физик тәрбия җитәкчесе, физкультура укытучылары катнашында алып барыла. Әлеге эш сәламәтләндерү һәм тәрбия максатларында спортны мөмкин кадәр күбрәк куллануга юнәлдерелгән. Безнең укучылар өчен физкультура һәм спорт - тормышның аерылгысыз өлеше.
Күп еллар дәвамында нефть техникумында спартакиадалар үтә. Анда спортның төрләре: баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, аркан тарту кебек төрләре кергән. Ярышларда спортрны иң яратучы төркем сайлап алына. Бездә шулай ук зур кызыксыну белән спорт конкурслары да уза, мондыйларга, мәсәлән, "Спорт - наркотикларга каршы", "Ягез әле, егетләр", "Ягез әле, кызлар"ны кертергә була. Моннан тыш, техникум белгечлеге буенча һөнәри юнәлештә конкурслар, туристик слетлар, көзге кросс, спорт төрендәге студентлар олимпиадасы үткәрелә. Техникумда баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, шахмат, бокс буенча спорт секцияләре эшләп килә. Кирәкле тренажерларны алып, атлетика һәм гомуми физик әзерлек секцияләре ачарга да мөмкинлек булды.
Кыюлык һәм тәвәккәллек, ныклык, җиңүгә омтылыш, тапкырлык, түземлелек-чыдамлык, югалып калмау, иптәшләрчә үзара ярдәм итү - менә шундый сыйфатлар тәрбияләнә безнең спорт ярышларында һәм физкультура дәресләрендә. Ныклы әзерлек шәһәр һәм республика күләмендә узучы ярышларга команда формалаштырырга ярдәм итә. Узган ел безнең өчен уңышларга бай ел булды: студентлар шәһәр спартакиадасында җиңү яулады, республиканың урта махсус уку йортлары арасында узучы ярышларда волейбол, баскетбол, футбол буенча - II урын, ә чаңгы ярышлары буенча III урын алдылар.
Киләчәктә дә студентлар яхшы нәтиҗәгә ирешер, ә моңа мөмкинлекләр бар. Ике спорт залы, стадионда футбол кыры, җиңел атлетика өчен узышу сукмагы, баскетбол һәм волейбол мәйданчыгы. Алар һәрвакыт "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе ярдәмендә реконструкцияләнеп тора.
Студентлар - безнең киләчәгебез. Өйрәнергә, фикерләргә, сайларга, хезмәт итәргә, яратырга һәм сау-сәламәт булырга - болар тормыш кагыйдәләре. Нефть техникумының укытучылар коллективы әнә шуларны истә тотып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студент