Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз. Барыбыз өчен дә бу бәйрәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул - сугыш һәм хезмәт ветераннары, барлык өлкән буын вәкилләренә, район һәм шәһәр үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү көне. Сезнең янәшәгездә яшәү һәм эшләү...

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз. Барыбыз өчен дә бу бәйрәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул - сугыш һәм хезмәт ветераннары, барлык өлкән буын вәкилләренә, район һәм шәһәр үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү көне. Сезнең янәшәгездә яшәү һәм эшләү - безнең өчен горурлык. Сезгә, тормышның ачысын да, төчесен дә күргәннәргә, еш кына киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез, Ватаныбызны яратырга, намуслы һәм шәфкатьле булырга өйрәнәбез. Кайберләрегезнең әле бүген дә эшләп йөрүе - куанычлы күренеш. Лаеклы ялда булуыгызга карамастан, шәһәр һәм район үсешенә үз өлешегезне кертәсез, иҗтимагый тормышта актив катнашасыз, яшь буынны тәрбияләргә ярдәм итәсез.
Хөрмәтле өлкәннәр! Бүген Муниципаль район үсеше өчен керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәбез. Сезгә сәламәтлек, иминлек, яхшы кәеф, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез.
Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: глава

2
X