Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Игелекле гамәл

Ел саен язылу кампаниясе барышында "Заман сулышы" - үз газетыбыз дип янып-көеп йөрүчеләр һәрвакыт безгә ярдәмгә килә. Алар безнең әбүнәчеләребезне арттырырга булыша. Менә бу юлы 4 нче мәктәп директоры Фиюзә Әүхәди кызы Кашапова халыкара, Россия, республика бәйгеләрендә актив катнашып, призлы урыннар алучы укучыларга киләсе елның I яртыеллыгына "Заман сулышы"н яздыртып,...

Ел саен язылу кампаниясе барышында "Заман сулышы" - үз газетыбыз дип янып-көеп йөрүчеләр һәрвакыт безгә ярдәмгә килә. Алар безнең әбүнәчеләребезне арттырырга булыша.


Менә бу юлы 4 нче мәктәп директоры Фиюзә Әүхәди кызы Кашапова халыкара, Россия, республика бәйгеләрендә актив катнашып, призлы урыннар алучы укучыларга киләсе елның I яртыеллыгына "Заман сулышы"н яздыртып, бүләк ясаган. Димәк, Линар Фәрхетдинов, Гөлфия Хәбирова, Динар Ситдиков әти-әниләре белән берлектә газетыбызны яратып укырлар, чыккан мәкаләләр турында фикер алышырлар. Кем белә, бәлки, киләчәктә башка бәйгедә җиңүче булсалар, үз исемнәрен газеттан укырлар. Чөнки без мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә, укучыларның уңышлары турында еш язабыз. Фиюзә Әүхәдиевнаның әлеге күркәм гамәле турында шул ук мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләүче Галия Хәлимова хәбәр итте:
- Бу зур бүләк өчен укучыларыбызның әти-әниләре директорга зур рәхмәт белдерде. Әйе, "Заман сулышы"н бүләк итеп кенә түгел, ә көндәлек өстәл газетына әйләндерүдә бу безнең беренче адымыбыз булсын. Гаиләдә тәрбияле бала үстерүдә "Заман сулышы"ның роле бик зур бит. Хөрмәтле ата-аналар, әйдәгез, газетка бердәм булып язылыйк. "Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр" дип өйрәтә безне яраткан газет битләре",- дип яза Галия Җәмиловна.
Без - редакция хезмәткәрләре шундый милли җанлы укучыларыбыз булуына шатланып, Фиюзә Әүхәдиевнаның адымы башкаларга да үрнәк булсын иде диясебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка