Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Коры үлән – дары ул

Татарстанда урманнар гомуми территориянең 16,9 процентын алып тора. Кызганыч, менә шушы кечкенә өлешкә туры килүче урманнар ел саен яна. Безнең халык урманнарны ял итү, күңел ачу урыны итеп күрергә гадәтләнгән инде. Шуңа андагы янгыннарның 80 проценты ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә, бу вакытта күпләп ял итәргә чыгалар. Ә бит...

Татарстанда урманнар гомуми территориянең 16,9 процентын алып тора. Кызганыч, менә шушы кечкенә өлешкә туры килүче урманнар ел саен яна.



Безнең халык урманнарны ял итү, күңел ачу урыны итеп күрергә гадәтләнгән инде. Шуңа андагы янгыннарның 80 проценты ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә, бу вакытта күпләп ял итәргә чыгалар. Ә бит урманнар һаваны чистартып, кислород белән баета, туфракны эрозиядән саклый, җирдә булган барча терлелекне саклауга булышлык итә. Урманнардагы янгыннарның сәбәбе - кеше. Күп очракта янгын узган елгы үлән һәм салам яндырудан, балыкчы һәм аучыларның ут белән сак эш итмәүләре аркасында килеп чыга. Бик сирәк очракта гына урманга яшен "сугарга" мөмкин.
Урманда очкын кабынып китмәсен өчен, сүндерелмәгән килеш тәмәке төпчеге ыргыта күрмәгез. Агач ябалдашлары астында, кипкән үләнле җирләрдә учак кабызырга ярамаганны һәркем белергә тиеш. Техника белән эш итүчеләргә - бензин сала торган машина янында тәмәке тартырга ярамый, шулай ук алар техника куркынычсызлыгын сакларга тиеш. Урман янында май сеңдерелгән җиһазларны калдырмаска икәнлеген механизаторлар да колагына киртләп куйса, комачау итмәс. Урманда ташлап калдырылган пыяла шешәләр дә янгын чыганагы булырга мөмкин. Пыяла кыйпылчыгы кояш яктысында торып, яндыра торган линза сыман, кояш нурларын фокуслаштыра (фокус - кайтарылган яки сынган нурларның кисешү ноктасы). Урманда алып барылучы хуҗалык эшләре бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап үтәлергә тиеш.
Урманнарны янгыннан саклау - һәрбарчабызның намус эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын