Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Морж"лар язны сәламләде

Үткән якшәмбедә "Трезвый Здоровый Лениногорск" җәмәгатьчелек хәрәкәте әгъзалары "Кышкы йөзү" чемпионаты оештырды. Бәйрәм Мәдәният сарае каршында башланып китте. Хуҗалардан тыш, анда Әлмәт, Чабаксар, Можга, Бөгелмә, Воткинск төбәкләреннән килгән "морж"лар катнашты. Һәр төбәктән килгән команда, исеме һәм девизы белән таныштырып, җыелган халыкның барысын да сәламәт тормыш алып барырга чакырды. "Киләчәк -...

Үткән якшәмбедә "Трезвый Здоровый Лениногорск" җәмәгатьчелек хәрәкәте әгъзалары "Кышкы йөзү" чемпионаты оештырды. Бәйрәм Мәдәният сарае каршында башланып китте.

Хуҗалардан тыш, анда Әлмәт, Чабаксар, Можга, Бөгелмә, Воткинск төбәкләреннән килгән "морж"лар катнашты.
Һәр төбәктән килгән команда, исеме һәм девизы белән таныштырып, җыелган халыкның барысын да сәламәт тормыш алып барырга чакырды. "Киләчәк - аек яшьләрдә", "Ата-ана аеклыгы - балалар сәламәтлеге", "Россия аек булса - бөек булыр", "Спортны ярату - сәламәт булу" кебек плакатлар ачык дәлиле булды.
Җыелган халыкны чемпионат оештыручысы Рафаэль Әскәров һәм башка төбәк кунаклары сәламләп, барысына да сәламәтлек теләде, аек тормыш рәвеше алып барырга, исәнлекнең кадерен белергә чакырды.
Аннан плакатлар тотып, Агадуллин урамындагы "Нефтеавтоматика" җәмгыятенең укыту үзәге территориясендәге сулыкка юнәлделәр.
Бәйрәмнең үзенчәлеге булып, су патшасы - "Нептун"ның килеп чыгуы булды. Башында таҗ, кулында озын таягы - нәкъ менә чын су патшасы диярсең! Ул бөтен командага әмер биреп, суга таба юнәлде.
Чемпионатның иң кызык һәм мавыктыргыч өлеше шунда башланды. Чит төбәкләрдән килгән "морж"лар, суга чумып йөзгән вакытта, шәһәребез артистлары барча халык өчен кечкенә генә концерт әзерләгән иде. Су патшасы "Нептун" беренче тапкыр суда коенучыларга медальләр биреп, "морж" исемен алулары белән котлады. Кайсын гына сорама, суда коенып чыккач: "Яхшы!", "Шәп!", "Миңа шундый рәхәт булды!", "Онытылмаслык тойгы кичердем!", "Әйдәгез, сез дә чумып карагыз әле!" кебек сүзләрендә шатлык һәм куаныч бөркелүе күренде.
Спортчылар 25метр, 50метр һәм 500 метрлы дистанциягә йөзде. Ир-атлар да, хатын-кызлар да актив булуларын күрсәтте. Хатын-кызлар арасында 25 метрга йөзү буенча безнекеләрдән Зөлфия Сабирова II урын алды. Ир-атлар арасында безнекеләрдән 25метрдан алып 500 метрга йөзүчеләр арасында I урын - Илфат Әбдиев, II урын - Рафаэль Әскәровка бирелде. 15 яшькә кадәрге яшь аралыгында 25метрга кадәрге аралыкка йөзүдә I урынны Даниил Иванов яулады. Катнашучы командалар арасыннан I урынга - Чабаксар, II урынга - шәһәребез командасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм

2
X