Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Тиздән өй туе булачак

Шушы көннәрдә мэриядә Балалар йортында тәрбияләнгән ятимнәргә һәм Чернобыль атом электр станциясендә булган аварияне ликвидацияләүдә катнашкан чернобыльчегә фатир сертификатлары тапшырылды. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева һәм башкалар катнашты. - Бүген бирегә шатлыклы вакыйга уңаеннан җыелдык. Торак шартларын яхшырту...

Шушы көннәрдә мэриядә Балалар йортында тәрбияләнгән ятимнәргә һәм Чернобыль атом электр станциясендә булган аварияне ликвидацияләүдә катнашкан чернобыльчегә фатир сертификатлары тапшырылды. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева һәм башкалар катнашты.


- Бүген бирегә шатлыклы вакыйга уңаеннан җыелдык. Торак шартларын яхшырту максатында, чернобыльче Әгъләм Әгъзам улы Йосыпов һәм Балалар йорты шәкертләренә торак алу өчен сертификатлар тапшырыла. Сезне бу шатлыклы көн белән тәбрик итеп, үз куышларыгызда бәхет белән яшәргә телим, - диде Владимир Васильевич һәм әлеге сертификатларны фатир хуҗаларына тапшырды.
Андрей Жиряков, Сергей Иванов, Лилия Никитина һәм Наталья Ермолаева кечкенәдән Балалар йортында тәрбияләнеп үскән. Бүген икесе инде гаилә корган. Лилиянең 9 айлык баласы булса, тиздән Андрей да әти булачак. Бу фатирның алар тормышында гаять зур роль уйнавын билгеләп үтте Елена Павловна.
- Балаларыгыз белән матур, җылы һәм иң мөһиме - үзегезнең фатирларыгызда яшәвегезне телим, - диде ул, фатир алулары белән котлап.
Гаилә бәхете теләп, тиздән уздырылачак өй туйлары белән бәхетле фатир хуҗаларын Балалар йорты директоры Дания Галиева белән башкарма комитетның опека һәм попечительлек секторы мөдире Марина Тимофеева да котлады. Үзләренә күрсәтелгән игътибар, барлык сорауларны да кыска вакыт эчендә хәл итәргә ярдәм иткән белгеч-җитәкчеләргә ир-егетләр дә, кызлар да рәхмәтләрен җиткерде.
- Хатыным һәм өч балам белән Зеленая Роща авылында әти-әнием йортында яшәдем. Фатирлы булуым белән чиксез шат. Үз йортыбызга күчеп, матур гына яшәвебезгә өметләнәм, - диде 48 яшьлек чернобыльче Әгъләм Йосыпов.
Яңа йорт Добролюбов урамы 8 "А" адресы буенча урнашкан. Биредәге төзү эшләре тулы көченә бара. Фатирларның гомуми мәйданы 39-40 квадрат метр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X