Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Тырыш хезмәт – тотрыклылык нигезе

Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының еллык конференциясе булды. Аның эшендә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, җәмгыятьнең профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук сервис компаниясе вәкилләре катнашты. Коллективның 2011 елдагы эшчәнлегенә хисап һәм агымдагы елга бурычлар турында...

Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының еллык конференциясе булды. Аның эшендә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, җәмгыятьнең профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук сервис компаниясе вәкилләре катнашты.


Коллективның 2011 елдагы эшчәнлегенә хисап һәм агымдагы елга бурычлар турында идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, узган ел "Лениногорскнефть" идарәсе коллективы тарафыннан 3 миллион тоннадан артык нефть чыгарылган, шуның 1,5 мең тоннасы билгеләнгән нормадан арттырып үтәлгән.
-Нефть чыгаруның көннән-көн артуы, скважиналар фондының искерә баруы - скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты ясау, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча яңа төр технологияләр сайлауда җентекле якын килергә этәрә,- диде Рафаил Сәитович.
2011 елда катлам басымын саклау өчен авыш рәвештә 27 скважина үзләштерелгән, 301-303 нче нефть ятмаларындагы яңа скважиналарның 3 яңа горизонталь көпшәсеннән, кече диаметрлы 12 яңа скважинадан нефть чыгарылган. Шулай ук берьюлы - аерым эксплуатацияләүче һәм берьюлы - аерым су кудыручы җиһазлар кулланылышка кертелгән. Әлеге һәм башка чаралар нефть чыгаруның тотрыклылыгына китергән.
Идарәдә тик торучы һәм чыгымлы скважиналарга капиталь ремонт ясау мәсьәләсе актуаль булып тора. 2011 елда тик торучы 158 скважинага капиталь ремонт ясалып, өстәмә рәвештә 85 мең тоннадан артык нефть табылган.
Электр энергиясе чыгымнарын киметү максатында, "Татнефть" җәмгыятендә энергия саклау программасы эшләнеп, "Лениногорскнефть" идарәсе бу юнәлештә уңышлы эшләп килә.
Рафаил Сәитович, эшчәнлекнең барлык юнәлешләренә тукталып, уңышлар һәм проблемаларны ассызыклады.
-2011 ел коллективның, шул ук вакытта шәһәр һәм районның социаль мәсьәләләрен чишү буенча да нәтиҗәле булды,- дип белдерде.
"Татнефть" җәмгыятенең генераль директоры Ш.Тәхаутдинов карары белән әлеге максатларга 96 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән. Ел әйләнәсендә Нефть техникумының укыту-матди базасы модернизацияләнгән, тулай торагына ремонт ясалган, Урман паркы төзекләндерелгән. Хәзер лениногорскилылар яктыртылган чаңгы-роллер трассасына сөенә, Урман паркыннан Боз сараена хәтле яхшы юлдан йөри. Биш Советлар Союзы Герое чыккан Иске Шөгер мәктәбенә капиталь ремонт ясау, анда Батырлар аллеясы төзү, 3 нче мәктәпне, үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсен ремонтлау - бу "Татнефть" ярдәме белән башкарылган күләмле эшләрнең кайберләре генә.
- Компаниядә 2012 елга торак, сәламәтлек, спорт, белем һәм профессиональ үсеш юнәлешләре буенча социаль программалар эшләнде. Аларны уңышлы тормышка ашыру өчен безнең производство бурычларыбызны тотрыклы рәвештә үтәп килүебез кирәк,- дип тәмамлады ул чыгышын.
Көн тәртибендәге икенче сорау - Коллектив килешүнең үтәлеше турында иде. Профсоюз комитеты рәисе Миншакир Нуриев идарәдә эшләүчеләрне социаль яклау мәсьәләләренә тукталып, 2011 елга кабул ителгән килешүнең тулысынча үтәлүен ассызыклады. Аның нигезендә идарәдә эшләүчеләр шәхси һәм гомуми саклау чаралары белән тәэмин ителгән, нефтьчеләрнең һәм аларның гаиләләренең ялы дөрес һәм файдалы оештырылган, башка бик күп төрле социаль яклау чаралары кулланылган.
Цехлар арасында спорт бәйрәмнәре, идарә шефлык итүче мәктәпләр арасында спартакиада даими рәвештә үткәрелеп килә. Гомумән, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар. Хоккей буенча җыелма команда оештырылып, ул компания командалары арасында уңышлы чыгыш ясап килә.
Шәһәрне Яңа ел бәйрәменә бизәүдә барлык цехлар да актив катнашкан. Нәтиҗәсе буларак, башка идарәләр арасында "Лениногорскнефть" "Иң яхшы Яңа ел чыршысы" конкурсында җиңеп чыккан. Конференциядә идарә начальнигы Р.Нурмөхәммәтовка Мактау грамотасы тапшырылды.
Шулай ук профсоюз комитеты эшчәнлеген актив яктыртканы өчен, "За нефть" газеты баш редакторы Ю.Яковлевага һәм балаларны сәламәтләндерү лагерьлары арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңеп чыккан "Ландыш" лагере директоры Р.Янтуринга Дипломнар тапшырылды.
Муниципаль район башлыгы Р.Хөсәенов шәһәр һәм районны төзекләндерүдәге ярдәмнәре өчен нефтьчеләргә рәхмәтен белдерде. Республика һәм безнең муниципаль районның социаль-икътисади үсеш юллары турында сөйләде.
Төп доклад буенча фикер алышуларда идарәнең төрле цех вәкилләре, идарә аппараты белгечләре катнашты. Алар ирешелгән уңышлар белән беррәттән, башкарылган эштәге кимчелекләргә, проблемаларга тукталдылар, алда торган бурычларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.
"Татнефть" җәмгыяте генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары В.Глазков үткән елда компаниядә булган мөһим вакыйгаларга һәм ирешелгән уңышларга тукталды. "Лениногорскнефть" идарәсенең барлык юнәлешләр буенча да эш күрсәткечләре үтәлүен билгеләп үтте. Коллективка уңышлар теләп: "Киләчәктә дә беренче өчлектә булуыгызны дәвам итегез",- дигән теләген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Лениногорскнефть"