Якташыбыз Фатыйма әби Гайсинаны 95 яше белән котладылар
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан якташыбыз, тыл хезмәтчәне Фатыйма Сәлах кызы Гайсинаны 95 яше белән котладылар.
Ул 1927 елның 4 мартында раойныбызның Сугышлы авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш вакытында Фатыйма Сәлах кызы колхоз кырларында эшли, печән, башак җыя. Моның өчен аңа "Фидакарь хезмәт өчен" медален дә тапшырганнар.
Сугыштан соң Бөгелмәдә маляр булып эшли.
Ире белән бергә 7 бала тәрбияләп үстергәннәр, ул «Ана даны»медале белән бүләкләнгән.
1977 елда Лениногорскига күчеп килә. Озак еллар тимер юл станциясендә эшли һәм шуннан пенсиягә киткән.
Фатыйма Сәлаховнаның 9 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
Юбилярны 4 нче ТОСтан, тимер юл станциясе вәкилләре котлады.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләде. Шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2062973.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев