Талантны ачу.
Лениногорскиның 11нче гимназия укучысы Дамир Динекаев Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXV республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивалендә катнашып, призлы урын алып кайтты.
10 класс укучысы Дамир әлеге фестивальдә “Үз әсәрен иң оста укучы” номинациясендә 3нче урынга лаек була, (җитәкчесе – Фәридә Әхмәтшина). Дамир фестивальгә зур күләмле шигырь язган һәм шуны сөйләгән.
Әлеге фестиваль Лаеш районында урнашкан "ЙОЛДЫЗЛЫК" лагеренда ике көн дәвамында барган. Биредә иҗат яратучы яшүсмерләр язучылар, шагыйрьләр белән очрашканнар, күңелле кичәләр, Гала-концерт уздырганнар.
Дамир Динекаевның әлеге фестивальдә берничә мәртәбә катнашып, икенче, өченче урыннар алганы бар. Бу юлы жюри әгъалары киләсе елга беренче урын алырга кил дип чакырып калганнар. Хәзер инде Дамир фестивальдән канатланып кайткан һәм киләсе елга да катнашырга дип әзерләнергә планлаштыра.
Сезнең игътибарга Дамир Динекаев язган шигырьне тәкъдим итәбез.
***
Сине ничек яратканны
Беркем белмәс, аңламас.
Мине күреп көлделәр дә,
«Бу юләрләнгән», — диделәр,
Бар гаепне миңа терәп,
Йөрәгемне теттеләр.
Әйе, мин сине яраттым,
Бәлки, мәгънәсе дә юк.
Ләкин үземне кызганмыйм,
Үкенүдән дә чут(файда) юк.
Уйларга кирәк булгандыр
Сине тәүге күргән чакта,
«Бу мәхәббәт чынмы?» — диеп,
Йөрәгемне биргән чакта.
Беренче тапкыр уйладым:
«Бу могҗизамы әллә?
Кабаттан бит сөя алдым,
Йөрәк терелдеме әллә?»
Ләкин хәзер күңелем сүнгән,
Бу хисләр дә калды ерак.
Мин үзем дә аңлый алмыйм –
Ник яраттым сине шулчак?
Син бит мине яратмадың,
Уйнадың син минем белән.
Әйтерсең лә бер уенчык,
Әйтерсең лә көчек белән.
Тик бер нәрсәне белмәдең —
Мин уйнамадым, иркәм,.
Мин сине чын күңел белән
Яраттым бит, саф йөрәктән.
Чәчәкләр бүләк итмәдем,
Синең арттан йөрмәдем.
Матур сүзләр кулланып,
Күп нәрсә вәгъдә итмәдем.
Әмма сиңа ни бирдем соң?
Бар мәхәббәт – саф йөрәк.
Шундый эчкерсез,назлы,
Мондый бәхет бик кирәк!?
Инде белмим, кем булыр ул,
Синең киләчәк кешең?
Ул да сине минем кебек
Сөярме соң биреп күңелен?
Синең назлы мәхәббәтне
Ул кабул итеп алырмы?
Мин көткәндәй, мин теләгәнчә,
Чын күңелдән аңлармы?..
Әгәр бер көн искә алсаң,
Минем мәхәббәтемне дә,
Бел: мин сине алдамадым,
Сатмадым хисләремне дә.
Синең өчен соңгы тапкыр
Йөрәгемдә җырлар янар.
Мин сине ничек яраттым —
Аны вакыт кына аңлар…
Дамир Динекаев, Лениногорск шәһәре
Нет комментариев