Алар максатчан юнәлештә укучылар.
Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә икенче ел ординатурада укучы биш табиб практик күнекмәләр тәҗрибәсен алу өчен эшкә килгән. Бу хакта хастаханә матбугат хезмәте хәбәр итә. Аларга һәрберсенә остаз билгеләгәннәр, алар һөнәр нечкәлекләрен үзләштерергә ярдәм итә.
Стажер табиблар арасында: Фаяз Әхмәтҗәнов — кардиолог; Мәдинә Абдрахманова — педиатр; Ришат Гимранов — балалар травматолог-ортопеды; Ләйлә Шириязданова — терапевт; Илнур Абдуллин — анестезиолог-реаниматолог.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: булачак табибларның дүртесе — Лениногорск Үзәк район хастаханәсенең максатчан кабул ителгән табиблары; укуларын тәмамлагач, алар безнең районга, хастаханәгә эшкә киләчәкләр һәм табиблар командасын тулыландырачаклар. Кемдер КФУда, кемдер КДМУда укый, әмма барысын да кешеләргә ярдәм итәргә һәм медицинада үсәргә теләк берләштерә.
Әлеге тәҗрибә аларның һөнәри юлында мөһим адым булыр.
фотолар: ЦРБ
Нет комментариев