Мичурин авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт үтте (+фотолар)
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Мичурин авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт үтте (+фотолар)

Моңга төренгән бәйрәм кичәсе.

Мичурин авылы мәдәният йортында якынлашып килүче  Әниләр көне уңаеннан, бәйрәм концерты узды. Лениногорск артистлары: Ләйсән Рахманова-Шамсуарова, Регина Гиззатуллина, Татьяна Бутинова һәм виртуоз баянчы Рөстәм Идиятов тамашачыларга җылы атмосферада концерт оештырган.

Мичурин авыл башлыгы Рәмзия Иванова бәйрәм уңаеннан җылы котлау сүзләре ирештергән. «Имя твое -женщина» клубы катнашучыларына Рәхмәт хатлары тапшырган. Әлеге клуб әгъзалары – авылның хатын-кызлары СВОга ядәм итә, үлән чәйләре тутыра, гуманитар ярдәм җыялар һәм маскировка челтәре үрәләр.

Концерт бер сулышта узган, авыл халкына күтәренке кәеф бүләк иткән. Тамашачылар артистларга рәхмәт белдергән.


Нет комментариев