Лениногорскида янгында тәмәке аркасында хатын-кыз һәлак булган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида янгында тәмәке аркасында хатын-кыз һәлак булган

Фаҗигале хәл

Лениногорскида Шашин урамындагы биш катлы йортның беренче катындагы фатирларның берсендә янгын чыга. 

ГУ МЧС России по РТ хәбәр иткәнчә, фатирның йокы бүлмәсендә әйберләр янган. Янгын сүндерүчеләр тиз арада урынга килеп җиткән һәм фатирда, зал ягында  аңын югалтып яткан ике кешегә тап булганнар. 27 яшьлек ир-атны коткару маскасы белән алып чыкканнар. Ир-атны үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 

65 яшьлек хатын-кызны да фатирдан алып чыкканнар. Тик, кызганыч, медиклар аның үлемен раслаган. 

Янгын сүндерүчеләр тәмәке тартканда саксыз эш итү сәбәпле, янгын килеп чыккан дип фаразлый.

МЧС  хезмәткәрләре янгынның күрше фатирларга таралуына юл куймаганнар. Янгын факты буенча тикшерү үткәрелә.


Нет комментариев