Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче ТОСС Әниләр көне уңаеннан чара үткәрде (ФОТОлар)

Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә Әниләр көненә багышланган кызыклы чара узды. Аны унберенче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе оештырды. Бәйрәм түрендә иң кадерле кешеләребез - әниләр булды. Чарага әлеге микрорайонда яшәүче, 11 нче ТОСС тормышында актив катнашкан хатын-кызлар, күп балалы аналар чакырылган иде. Бәйрәмдә "Логос" психологик ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре дә катнашты. - Күңелебез...

Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә Әниләр көненә багышланган кызыклы чара узды. Аны унберенче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе оештырды. Бәйрәм түрендә иң кадерле кешеләребез - әниләр булды.

Чарага әлеге микрорайонда яшәүче, 11 нче ТОСС тормышында актив катнашкан хатын-кызлар, күп балалы аналар чакырылган иде. Бәйрәмдә "Логос" психологик ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре дә катнашты.

- Күңелебез тыныч булганда гына без үзебезне, чын мәгънәсендә, бәхетле итеп хис итә алабыз. Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы изге зат. Гаиләдә, балалар тәрбияләүдә кыенлыклар килеп чыкканда да без, әниләр, авырлыклар алдында сыгылмыйча, көчле булып калырга тырышабыз, - дип башлады сүзен "Логос" психологик ярдәм күрсәтү директоры Ольга Ященко. "Нәрсә ул хатын-кыз бәхете? Күңел тынычлыгын ничек табарга?" дигән сорауларга җавапны бергәләшеп эзләделәр. Бу темага кыгылышлы лекцияне дә хатын-кызлар кызыксынып тыңлады.

Бәйрәмгә килүчеләр әниләр тренинг үтте: үзара танышып, бергәләшеп төрле биремнәр дә үтәде.

Чарада барлык әниләр дә актив катнашты, бер-берләренә матур теләкләрен кызганмады алар. Бәйрәмнең азагында 11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина бүләкләр тапшырды. " Бәхетле аналар булып, киләчәктә балалар-оныкларыгызның хөрмәтен күреп яшәргә язсын, - дип теләде ул.

Чарада Зилә Мөдәррисова булып кайтты

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев