Индексация Федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел
Россиядә 2027 елның 1 сентябреннән һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениеләре студентларының, аспирантларның, ординаторларның һәм ассистент-стажерларның стипендияләре 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Дмитрий Морковкин хәбәр итте.
«Стипендияләр 2026 елның 1 сентябреннән артты. 2027 елның 1 сентябренә дә планлаштырылган. Индексация күләме фаразланган инфляция нигезендә планлаштырылган. 2028-2029 елга шулай ук бюджетка дүрт процент тирәсе индексация салынган», – диде Морковкин.
Эксперт өстәп әйткәнчә, индексация Федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел, ә аспирантларга, ординаторларга һәм ассистент-стажерларга да кагылачак.
Нет комментариев