ЯҢАЛЫКЛАР

28 нче Мәскәү архив фильмнары фестивале кайтавазы Казанда узачак

9-11 ноябрьдә Татарстан башкаласында 28 нче Мәскәү халыкара архив фильмнары фестиваленең кайтаваз-программасы күрсәтеләчәк.

Казан тамашачылары игътибарына дөнья киносы классикасы һәм төрле еллардагы совет анимациясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручылар.

Бу юлы тамашачылар төрле чорларны, илләрне һәм континентларны, чорларны һәм буыннарны бәйләүче махсус һәм тематик күрсәтүләр, уникаль кураторлык программаларын күрәчәк. Традиция буенча фестиваль программасының үзәгендә Россия Госфильмофондының уникаль реставрацияләре булачак.

28 нче Мәскәү халыкара архив фильмнары фестивале үзебезнең ил кинематографын хуплауга һәм алга этәрүгә, дөнья киносы мирасын саклап калуга һәм Госфильмофондның уникаль коллекциясен – дөньяның иң эре киноархивларының берсен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Мәскәүдә фестиваль күрсәтүләр легендар «Иллюзион» кинотеатрында узды, анда 8 меңнән артык тамашачы җыелды.


Нет комментариев