Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

8-14 ИЮНЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар, сезгә үз өстегездә бик нык эшләргә, нервларыгызны тәртипкә китерергә кирәк. Эштәге йөкләнешне әз генә киметсәгез, сәламәтлегегез өчен яхшырак булыр. Тормышыгызның бөтен өлкәсендә дә үзгәрешләр көтелә. Уңышлар шатландырса да, аңа күп вакыт сарыф ителер. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сездән үзегезнең тормыш-көнкүрешкә, эшләргә, гаиләдәге мохитка күбрәк игътибар бирү сорала. Матди халәтегезне яхшырту...

Кучкар (21.03-20.04)лар, сезгә үз өстегездә бик нык эшләргә, нервларыгызны тәртипкә китерергә кирәк. Эштәге йөкләнешне әз генә киметсәгез, сәламәтлегегез өчен яхшырак булыр. Тормышыгызның бөтен өлкәсендә дә үзгәрешләр көтелә. Уңышлар шатландырса да, аңа күп вакыт сарыф ителер.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сездән үзегезнең тормыш-көнкүрешкә, эшләргә, гаиләдәге мохитка күбрәк игътибар бирү сорала. Матди халәтегезне яхшырту юнәлешендә генә эшләп, якыннарыгыз турында онытып җибәрмәгез. Аларның ачуын китереп, ярык тагарак алдында калуыгыз ихтимал.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, активлыкны нинди юнәлештә кулланырга кирәклеген таба алмасагыз, бер эшкә дә тотынмавыгыз хәерлерәк булыр. Хәзер сезгә иң яхшысы: киләчәккә планнар кору. Финанс мәсьәләсендә кыенлыклар белән очрашырсыз, шуңа да кайда, ничек экономияләргә кирәклеген хәл итәргә кирәк булачак.
Кысла (22.06-22.07)лар, игътибарыгызны финанс мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтегез: бурычларны кайтарыгыз, керем-чыгымнарны анализлагыз, бу, һичшиксез, файдага булыр. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайлау белән шөгыльләнү комачау итмәс. Кунакка барыгыз, яисә үзегез чакырыгыз.
Арыслан (23.07-22.08)нар, бу атнада сезнең тормышка ашырырга теләгән идея һәм теләкләрегез күп булыр. Оештыру сәләтегезне күрсәтү теләге эшегездә файдага гына булачак, әмма тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин. Чөнки караш һәм омтылышлар төрлелеге бар.
Кыз (23.08-22.09)лар, сез бу атнада үз алдыгызга куелган максатка ирешү өчен бар көчегезне куярсыз. Ләкин активлык белән генә бер нәрсәгә дә ирешә алмассыз кебек. Шуңа да барлык эшне үз агымына җибәрергә кирәк, ничек язган - шулай булыр, дип күңелегезне тынычландырыгыз.
Үлчәү (23.09-23.10)ләргә бу атна ял итү һәм күңел ачу өчен уңайлы булачак. Сез болай да җитәрлек эшләдегез инде, хәзер шуның файдасын күрү вакыты җитте. Яхшы гына табыш алу ихтималы да бар. Озак вакыт омтылганга ирешү мөмкинлеге дә инкарь ителми.
Чаян (24.10-22.11)нар, сезгә хас булмаганча, хисләрегез ташып чыгар. Иң беренче планга яңа мөнәсәбәт һәм эмоцияләр чыгачак, калган вакыйгалар кызыксындырмас. Башыгызны югалтып мәхәббәт маҗараларына кереп китүегез бар. Киләчәктә нинди юлдан барырга кирәклекне хәл итәргә туры киләчәк.
Укчы (23.11-21.12)лар, бу атнадагы вакыйгалар сезне эш һәм фикерләрегезне тәртипкә китерергә өйрәтер. Вак-төяк мәшәкатьләргә борчылмагыз. Тормыш зирәклеге тынычлыкны саклап калырга ярдәм итәр. Дөреслек эзләргә тырышуыгыз сезнең файдага түгел, барысы да үз агымы белән.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, бөтен вакыт һәм көчегезне гаиләгә, тормыш-көнкүрешкә юнәлтергә туры киләчәк. Интуициягезгә таянып эш йөртегез. Буш вакытыгызда китап укугыз, файдалы тапшырулар карагыз. Ял көннәрендә гаиләгез белән табигать кочагына чыгыгыз.
Сукояр (19.01-18.02)лар, бу атна сезнең өчен вакыйгаларга бай булыр. Сезгә оәап бетмәсә дә киңәш һәм тәкъдимнәргә колак салыгыз. Ул сезгә алга таба үсүдә, карарлар кабул итүдә бик тә кирәк булачак. Тормышыгызны үзгәртер вакыт җитте, аның нинди юнәлеш алуы сездән генә торачак.
Балык (19.02-20.03)лар, тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булыгыз, чөнки кайберәүләр сезнең артыгызда начарлык эшләргә эшләргә мөмкин. Күңел ачарга барганда, дусларыгыз белән очрашканда да кәефегезне төшерүчеләр табылыр. Энергиягезне дөрес юнәлешкә җибәрү өчен яңа эшләр башларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп