Куакбаш укытучысына затлы тун кидерделәр
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Күркәм гаилә» бәйгесе кысаларында «Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. "Мәгариф" журналы Татарстанның Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия "Авыл укытучысы" бәйгесе уздырган иде. Укытучылар "Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына эссе язарга тиеш булганнар. Аннары сайлап алынган 30 катнашучының методик базаны...
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Күркәм гаилә» бәйгесе кысаларында «Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.
"Мәгариф" журналы Татарстанның Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия "Авыл укытучысы" бәйгесе уздырган иде.
Укытучылар "Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына эссе язарга тиеш булганнар. Аннары сайлап алынган 30 катнашучының методик базаны белүе тикшерелгән. Ә финалга чыгучылар исә жюри әгъзалары каршында мастер-класс күрсәткәннәр.
Бәйгедә икенче һәм өченче урыннарны Әтнә районы Иске Өҗем мәктәбенең татар теле һәм әбәдияты укытучысы Миләүшә Хафизова белән Алексеевскидагы Г. Боровиков исемендәге 3нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле әһм әдәбияты укытучысы Роза Кутуева бүлеште. Ә "Авыл укытучысы - 2015" исеменә Лениногорск районы Куакбаш мәктәбендә инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймова лаек булды. Җиңүчеләрне дипломнар һәм "Мелита" ширкәтеннән затлы туннар белән бүләкләделәр.
"Мәгариф" журналының баш мөхәррир Илдар Миргалимов:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев