Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балык котлеты ясыйбыз

1 кг балык, 1 баш суган, чирек стакан сөт, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 телем ак ипи, ярты стакан вакланган сохари, 1 йомырка, яшел үләннәр, борыч, тоз. Алдан әзерләнгән балык итен алабыз йә, балыкның сөякләрен чистартып, иттарткычтан суган белән бергә чыгарабыз. Балык фаршына сөттә чылатылган ипи, йомырка, яшел үләннәр,...

1 кг балык, 1 баш суган, чирек стакан сөт, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 телем ак ипи, ярты стакан вакланган сохари, 1 йомырка, яшел үләннәр, борыч, тоз.

Алдан әзерләнгән балык итен алабыз йә, балыкның сөякләрен чистартып, иттарткычтан суган белән бергә чыгарабыз. Балык фаршына сөттә чылатылган ипи, йомырка, яшел үләннәр, тоз, борыч кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Барлыкка килгән бериш массаны, кечерәк кенә котлетлар ясап, калган йомыркага манабыз, сохарида әвәлибез дә табада эретелгән майда ике яклап кыздырабыз. Котлетларны кайнар килеш яшелчәләрдән пешерелгән ризыклар, салатлар янына лимон соусы белән бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев