Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең фермерны – Мәскәүгә чакырганнар

Мәскәүдә РФ Хөкүмәт башлыгы беренче урынбасары Виктор Зубков җитәкчелегендә гаилә фермаларына кагылышлы «түгәрәк өстәл» узды. 18 регион арасында Татарстаннан да бер вәкил бар иде, ул - Яңа Елхово авылыннан фермер Фәнзәт Хәбибуллин. Эшлекле очрашу Хөкүмәт йортында үткән. Хәзергесе көндә актуаль булган гаилә фермаларын арттыру, аларга булышлык күрсәтү мәсьәләләре хакында сөйләшү...

Мәскәүдә РФ Хөкүмәт башлыгы беренче урынбасары Виктор Зубков җитәкчелегендә гаилә фермаларына кагылышлы «түгәрәк өстәл» узды.
18 регион арасында Татарстаннан да бер вәкил бар иде, ул - Яңа Елхово авылыннан фермер Фәнзәт Хәбибуллин. Эшлекле очрашу Хөкүмәт йортында үткән. Хәзергесе көндә актуаль булган гаилә фермаларын арттыру, аларга булышлык күрсәтү мәсьәләләре хакында сөйләшү бара. Хөкүмәт башлыгы урынбасары гаилә фермалары хуҗаларына кулдан килгәнчә ярдәм итәргә сүз биргән. Үз чиратында аларның проблемаларын сорашып, җирлекләрдән ярдәм бармы-юкмы икәнлеге турында да кызыксынган.
Фәнзәт Зиннәтуллович сөт җитештерү һәм мөгезле эре терлек санын арттыру буенча яхшы күрсәткечләргә ия. Шунлыктан, Татарстан гаилә фермалары ассоциациясендә аның турында мәгълүмат бар. Мәскәүдән бу хакта белеп, аны чакырулары - бик зур куаныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев