Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Безнең ишегалды» программасы буенча быел Татарстанда 10 млрд сумлык эшләр алып барыла

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының беренче исемлеген 2027 елда тулысынча үтәргә планлаштыралар.

Быелгы эшләр тәмамланганнан соң республикада 243 ишегалды территориясен төзекләндерәсе кала. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының Яшел Үзәндәге күчмә утырышында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Быел 560 ишегалдында 10 млрд сумлык эшләр алып барыла. Алар тәмамланганнан соң Казанда, шулай ук Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында төзекләндерү эшләре дәвам итә.

2020 елда программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 5,8 мең ишегалды территориясен төзекләндерделәр, бу максатларга 54 млрд сум юнәлдерделәр.

«Бу шәһәр мохите өлкәсендә иң масштаблы республика программаларының берсе. Алты ел эчендә проект республиканың 1,6 миллионнан артык кешесен колачлады», - дип билгеләде Дамир Шәйдуллин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев