Соңгы арадагы уңай һава торышы кырларда бөртекле культураларның соңгы гектарларын суктырырга мөмкинчелек бирде.
Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 23 сентябрь мәгълүматына караганда, бөртеклеләрне урып-җыю 97 процентта башкарылган.
Басу-кырлардан барлыгы 64 мең 275 тонна бөртеклеләр суктырып алынган. Уңыш гектардан 31 центнер тәшкил итә.
Район кырларында комбайннар тавышы тынмый. Бөртеклеләрдән тыш, техник культуралар да бар. Хәзерге вакытта язгы рапсны җыю бара, 23 сентябрь көненә 7 меңгә якын гектардан 13 мең 400 тоннадан артык рапс җыелган.
Районыбызның бары бер хуҗалыгында җитен (лен-кудряш) үстерелә. “Ленин” хуҗалыгы механизаторлары әлеге культураны җыярга кереште. Ул аларда 300 гектарда чәчелгән, бүгенге көндә әлегә 9 тонна алынган.
Шулай ук май һәм орлык өчен үстерелгән көнбагышны да суктыралар. Район кырларында барлыгы 12 мең гектарга якын әлеге культура чәчелгән, бүгенге көндә йөз гектардан 164 тонна җыелган. Көнбагышны җыю озаккарак сузылачак, чөнки ул – иң соң өлгерә торган культура.
Кырларда уҗымнар чәчү эше тиздән төгәлләнәчәк. Бүгенге көндә 9 мең 200 гектардан артык көзге бодай, 300 гектар көзге арыш һәм 4 мең 500 гектардан артыграк рапс чәчелгән.
Әлбәттә, маллар турында кайгырту эше дә бара. Силос салалар, силос өчен кукуруз суктыралар. Бу эш 77 процентта башкарылган. 6 мең 300 тоннадан артык салам әзерләнгән, бу эш дәвам итә.
Р. Мостафина фотосы
Нет комментариев