Бөгелмәдә агач йорттагы янгында ике кеше һәлак булган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын Вагонная урамындагы бер катлы шәхси йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр йортта ике ир-ат мәетен тапкан.
Янгынның якынча сәбәбе тәмәке тартканда саксыз эш итү булырга мөмкин.
Нет комментариев