Мондый механизмны 2027 елның гыйнварыннан эшләтеп җибәрергә мөмкин булыр идею
Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков балалар бакчаларында 20:00 сәгатькә кадәр эшли торган дежур төркемнәр ачарга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза, дип хәбәр итә Татар-информ
27 сентябрьдә Россиядә Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә парламентарий балалар бакчаларында кичке төркемнәр ачу тәртибе турында искәртте. Аның фикеренчә, дежур төркемнең эшен 20:00 сәгатькә кадәр озайту барысы өчен дә файдалы булыр иде. Кичке төркемнәр буш булмасын өчен, аларны ун ата-ана мөрәҗәгать иткәннән соң гына ачарга тәкъдим ителә.
Новичков билгеләп үткәнчә, мондый механизмны 2027 елның гыйнварыннан эшләтеп җибәрергә мөмкин булыр иде: һәрхәлдә, законнар ягыннан моңа бернәрсә дә комачауламый. Ул шулай ук Президентның гыйнварда ук эшләүче ата-аналарга ярдәм итү өчен бу чараны тәэмин итәргә карар кылуын искәртте.
Нет комментариев