Йоклаганда сулышы тукталып торган кешенең сәламәтлегенә куркыныч яный.
Көндезге йокы кемнәр өчен файдалы? Кеше ничә сәгать йокларга тиеш? Сорауларга КФУ клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова җавап бирә – «Шәһри Казан»
– Лилия Ядкәровна, кешегә йокы ни өчен кирәк?
– Иң беренче чиратта көне буена сарыф ителгән энергияне торгызу өчен. Без йоклаган вакытта баш миендә актив процесслар бара. Көн дәвамында анда җыелган мәгълүмат эшкәртелеп, бер ишләре “сызыла”, икенчеләре – кыска, өченчеләре озак вакытлы хәтер сандыгына “озатыла”. Моннан тыш, йокы вакытында организмда билгеле бер гормоннар бүленеп чыга, шул исәптән балалардагы үсеш гормоны да. Йокы җитмәсә, бала физик һәм акыл ягыннан начар үсә.
– Норма буенча кеше ничә сәгать йокларга тиеш?
– Ул һәр кешенең индивидуаль. Кемгәдер дүрт сәгать йокы да җитә, кемгәдер ун-унике сәгать кирәк. Әмма уртача нормасы – җиде-сигез сәгать.
– Өлкән яшьтәгеләр нишләптер озак йоклый алмый, иртә уяналар.
– Аларда тирән йокының вакыты кыскара, уяу (поверхностный сон) йоклыйлар. Шунысы да бар: өлкәннәрнең көндез дә йоклап алу мөмкинлеге бар. Үзләре дә сизмәстән, телевизор караганда да черем итеп алалар.
– Көндез йоклап алу чыннан да файдалымы?
– Төнге йокысы белән проблемасы булмаган сәламәт кеше өчен файдалы. Әмма ул көндезге сәгать дүрттән дә соң булмаска һәм егерме-утыз минуттан да артмаска тиеш. Сәгать алтылардан соң йоклаган очракта ул төнге йокы хисабына була һәм аның сыйфаты да начарая. Төнлә начар йоклый, еш уяна торган кешегә дә көндез йокламау хәерле, чөнки бу очракта да ул төнге йокы хисабына булырга мөмкин.
– Йокы фазасы һәр кешенең үзенчә, дидегез, аны без үзебез ничек белә алабыз? Гомумән белеп тору кирәкме?
— Йокысы белән проблемасы булган кешене без махсус датчиклар ярдәмендә тикшерәбез. Медицина телендә ул полисомнография дип атала. Полисомнография безгә кешенең йокы фазаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә. Кеше йоклый, аннары уяна да тагын йокыга китә. Сәламәт кеше ул уянуларын үзе сизмәскә дә мөмкин, икенче ягына борылып ята да йоклавын дәвам итә. Ә инде йокысы начар булган кеше өчен бу тикшеренү мөһим. Гипнограмма йокы вакытында мускул, күз хәрәкәтләре, сулыш алу, кандагы кислород, баш мие, йөрәк эшчәнлеген яздырып ала һәм аның ярдәмендә без организмындагы органик патологияне ачыклыйбыз. Полисомнография йокы апноэсы диагностикасы өчен дә кирәк.
фото: ясалма фәһем
Нет комментариев