Грипп эпидемиясенә әзерлек.
Лениногорскида балалар һәм өлкәннәр өчен грипптан 5500 доза вакцина кайтты. Зурларга — 3000 доза һәм балалар өчен 2500 доза препаратлар кайтты. Зурлар өчен яңа партия вакцина көтелә - 7000 доза киләчәк”, - дип сөйләделәр Лениногорск үзәк район хастаханәсендә.
Грипптан прививка ясатучыларга «Совигрипп», «Флю-М» һәм «Ультрикс Квадри» препаратлары тәкъдим ителә. Вакцина яшькә һәм пациентның сәламәтлегенә карап билгеләнә. Әлеге препаратлар федераль бюджет хисабына җибәрелә һәм республиканың медицина учреждениеләренә таратыла.
«Прививка – грипптан саклануның һәм иммунитетны ныгытуның бердәнбер дөрес ысулы”, - ди ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы Лениногорск бүлекчәсе табибы Рамилә Мөхәммәдиева.
Аның хәбәр итүенчә, узган 2025-2026 елгы эпидемия сезонында 38 618 кеше вакцинация узган, шуның 9 472се – 18 яшькә кадәрге балалар. Вакцинопрофилактика эпидемия сезоны башланырга бер ай кала үткәрелергә тиеш, чөнки гриппка каршы иммунитет формалашу 2-4 атна дәвамында бара.
Зурлар Лениногорск үзәк район хастаханәсенең 204нче кабинетына дүшәмбедән җомгага кадәр мөрәҗәгать итә ала. Паспорт, полис (балалар өчен туу турында таныклык) кирәк.
- Балалар өчен балалар поликлиникасында ясала.
- Прививканы шулай ук Шөгер район хастаханәсендә, Иске Куак табиблык амбулаториясендә һәм мәктәпләрдә медицина кабинетларында алырга мөмкин.
Нет комментариев