Әлеге техника һәм җиһазлар техника паркын яңартуда зур ярдәм булып торачак.
2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар- 9 берәмлек «Беларус-82.1" тракторы,7 берәмлек янгын ярымприцеплары һәм 146 берәмлек Колесов көрәкләре (меч Колесова)
- «Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең техника паркын үз вакытында яңарта алабыз, - ди ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда «Экология» илкүләм проекты буенча 164 берәмлек урман-культура, урман-янгын техникасы һәм 649 берәмлек җиһаз сатып алынган.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады.
https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2057229.htm
Нет комментариев