Электрик саксызлыгы аркасында Лениногорск районын утсыз калдырган
Лениногорск районының 21 торак пункты, эшченең саксызлыгы аркасында кыска ялганыш килеп чыгып, утсыз калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. 1792 кеше, 74 трансформатор подстанциясе, сигез мәктәп һәм өч балалар бакчасы утсыз калган. Урынга электромонтерлар бригадасы килгән. "Письмянка" подстанциясендә...
Лениногорск районының 21 торак пункты, эшченең саксызлыгы аркасында кыска ялганыш килеп чыгып, утсыз калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
1792 кеше, 74 трансформатор подстанциясе, сигез мәктәп һәм өч балалар бакчасы утсыз калган. Урынга электромонтерлар бригадасы килгән.
"Письмянка" подстанциясендә 10 сәгать 52 минутта өт өзелгән. Подстанциядә 44 яшьлек электрик электр җайланмаларына техник хезмәт күрсәтүдә эшләгән. Ул трос чорнаган вакытта трос җайланманың ут уза торган өлешенә эләккән, кыска ялганыш килеп чыккан.
Эшчене электр тогы суккан, кул чугы, бите, муены 2 - 3 дәрәҗәдә пешкән. Ул үзлектән Лениногорск үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Хәбәр 112 номеры экстрен хезмәтенә алынган. Лениногорск районында 11 сәгать 29 минутта җиһазлар төзәтелеп, ут бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев