Игътибар: Лениногорск районы авылларына йөрүче маршрутка яңасы кертелә (+расписание)
Шәһәр яны маршрутларында үзгәрешләр
Бу хакта Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
Лениногорск районында яшәүчеләрдән транспорт һәм маршрутлар буенча күп кенә тәкъдимнәр булды. Шунлыктан Федотовка авылына маршрутны янәдән эшләтеп җибәрделәр. Федотовкага Куакбаш, Түбән Чыршылы һәм Кузьминовка аша автобус дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе көннәрендә йөриячәк.
Урмышлы авылына исә эксперименталь рәвештә яңа маршрут җибәрелде. Урмышлыга Сугышлы, Керкәле, Шөгер, Иске Шөгер, Бәкер, Иске Иштирәк, Иске Куак, Сарабиккол, Кирлегәч аша автобус чәршәмбе, җомга көннәрендә йөриячәк.
Марат Гирфанов хәбәр иткәнчә, Урмышлы, Кирлегәч, Сарабиккол, Федотовка авылы халкына һәм Лениногорскида яшәүчеләргә автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар вакансияләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев