"Ихлас" мәчетендә кыз балалар әхлакый-сәламәтләндерү лагерен ошаттылар
“Ихлас” мәчете каникул вакытында әхлакый-сәламәтләндерү лагере оештыра. Беренчесе - кыз балалар өчен.
Әлеге лагерьда балалар ял белән бергә ислам һәм әдәп-әхлак нигезләрен дә өйрәнәләр. 2006 елдан бирле “Ихлас” мәчете каникул вакытында шундый лагерьлар оештыра. Беренче сменада кыз балалар икән, 50ләп кыз ял итә, ислам нигезләренә төшенә.
Монда барысы да көнлек режим буенча эшләнә. Алар өчен дүрт тапкыр ашату оештырылган. Иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 6га кадәр остазлар, укытучылар белән бергә булалар.
Мәчеттәге лагерьда кызларны уңганлыкка-булганлыкка да өйрәтәләр. Мәсәлән, алар ашарга пешереп тә карады. Шулай ук төрле мастер-класслар үткәрделәр. Татар орнаментлары ясадылар. Фотога һәм видеога оста итеп төшерү буенча дәресләр алдылар.
Кызларның күңелләре күтәренке, көннең ничек узганын да сизмиләр. Әле күптән түгел генә Коръән уку буенча да белемнәрен сынап карадылар. Әйе, чыннан да, бездә фәкать ислам тәрбиясе белән генә гүзәл югары әхлаклы чын кеше үстерергә мөмкин.
21 июньдә малайлар өчен смена башланачак. Ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Наталья Лакомкина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев