Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов белән беренче һәм соңгы дуэтын башкарды
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов белән беренче һәм соңгы дуэтын башкарды

Кичә филармониянең концертлар залында Илсөя Бәдретдинова концерты аншлаг белән үтте. Башта Илсөянең чыгышы Казанда бер генә генә көн дип планлаштырылган иде. Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча, ул бүген, 26 октябрьдә, өстәмә концерт куя. Илсөя беркемне дә битараф калдырмый торган җырчы. Кичә ул тамашачысын елатты да, елмайтты да. "Мин Илфак белән...

Кичә филармониянең концертлар залында Илсөя Бәдретдинова концерты аншлаг белән үтте. Башта Илсөянең чыгышы Казанда бер генә генә көн дип планлаштырылган иде. Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча, ул бүген, 26 октябрьдә, өстәмә концерт куя.

Илсөя беркемне дә битараф калдырмый торган җырчы.
Кичә ул тамашачысын елатты да, елмайтты да. "Мин Илфак белән һәрчак дуэт җырларга хыялландым. Бу аның үләр алдыннан язган җыры, бер генә куплет. Мин аның белән беренче һәм соңгы тапкыр дуэт башкарам", - дип, ул әле төзәлергә өлгермәгән яраларны кузгатты...

Нет комментариев