Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер авылы мәдәният йортында балаларны кул эшенә өйрәтәләр

Үсеп килүче буын өчен.

Иске Шөгер мәдәният йортында балалар белән дә эшчәнлек алып баралар. Аларны йә экскурсиягә, йә мәдәният йортына мастер-класска чакыралар.

Җәйнең бер матур көнен чигүгә багышладылар. Чигү сәнгате – ул әбиләребездән калган кыйммәтле мирас. Ә мирас – ул әманәт. Димәк, без аны саклап калырга һәм киләсе буынга җиткерергә тиешбез. Бу – безнең бурыч. Чигү буенча мастер-класс уздыру өчен сәбәбе дә чыккан , 30 июль – чигү көне иде.

“Килгән балалар белән  чигү серләре, аның техникасы белән танышканнар, стебельчатый шовның (сабаксыман җөй)  ике торле  ысулы белән балалар яратып эшләделәр, молодецлар”, - ди мәдәният йортыннан Гүзәл Сәйфетдинова.

Мәдәният йортына чигү серләрен өйрәнергә килүчеләр арасында малайлар да булган. Авыл балаларыннан тыш, кунакка кайтканнар да бар иде.

Белешмә. Чигү процессының үсешен Азия, Ауропа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә, әдәби әсәрләрдә, төрле чорлардагы чигеш үрнәкләрендә күреп була. Күп гасырлар буе чигү кием-салым һәм көнкүреш әйберләрен бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булган, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев