Казанда 6 нчы кат тәрәзә кәрнизеннән пенсионерны коткарырга туры килгән (ФОТО)
Гадәттән тыш хәл Казанның Кол Гали урамындагы 1 нче йортта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы коткаручылары йортның 6 нчы катындагы тәрәзә кәрнизендә утырган картны үлемнән коткарган. Өлкән яшьтәге ир-ат коткаручыларга сөйләвенчә, аны фатирда оныгы өстеннән бикләп чыгып киткән. Картның урамга чыгасы, һава сулыйсы килгән. Әмма тәрәзә төбенә менеп утыргач, кире...
Гадәттән тыш хәл Казанның Кол Гали урамындагы 1 нче йортта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы коткаручылары йортның 6 нчы катындагы тәрәзә кәрнизендә утырган картны үлемнән коткарган. Өлкән яшьтәге ир-ат коткаручыларга сөйләвенчә, аны фатирда оныгы өстеннән бикләп чыгып киткән. Картның урамга чыгасы, һава сулыйсы килгән.
Әмма тәрәзә төбенә менеп утыргач, кире керергә хәле калмаган - аяклары оеган, башы әйләнә башлаган.
Картны автобаскычлар ярдәмендә дә коткарып булмаган - йорт каршындагы ут чыбыклары, янәшәдә калдырылган машиналар комачау иткәнлектән аны 5 нче катка кадәр генә күтәртеп булган. Шуннан коткаручылар ишекне ватып фатирга узган һәм картны коткарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев