Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда «АЛГАритм» форумында меңнән артык эшмәкәр катнашты

Казанда «АЛГАритм» креатив һәм платформалы икътисад форумы узды, ул бөтен илдән меңнән артык эшмәкәрне, үзмәшгульләрне һәм экспертларны берләштерде.

Чара офлайн-һәм онлайн-форматларда узды һәм Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган иде.

Форумны «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм  проекты кысаларында Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес»үзәге оештырды.

Форум мәйданчыгы уникаль осталык үзәге булды. Катнашучылар бизнес-процессларга ясалма интеллект кертү, брендлар үсеше, маркетинг һәм сатуларны арттыру инструментлары турында фикер алыштылар.

Федераль спикерлар: стратегик коммуникацияләр буенча эксперт Александр Цыпкин, маркетолог Роман Тарасенко, коммуникация агентлыгына нигез салучы Александра Жаркова, стилист Гоша Карцев һәм башкалар Татарстан эшмәкәрләре белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев