Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе атнада Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлекләрдән йөрүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк

"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлексез йөрүче кешеләр күп булуын күрәбез", – дип аңлатты Роспотребнадзор .

 

Киләсе атнадан республиканың сәүдә үзәкләрендә татарстанлыларның битлек киеп йөрү буенча тикшерүне көчәйтәчәкләр. Бу хакта  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, ведомство хезмәткәрләре ешрак сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предприятиеләрдә тәртип бозуларны табалар.

"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлексез йөрүче кешеләр күп булуын күрәбез", – ди Патяшина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре концерт залларында һәм театрларда закон бозуларның иң күбесен терки. Исегезгә төшерәбез, хәзер аларда залларның тулылыгы 70%тан артмаска тиеш.

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев