Комиссия мәктәп маршрутларының торышын тикшерде
Лениногорск муниципаль районы территориясендә 20 мәктәп маршруты бар,
алар буенча авыллардан база мәктәпләренә 500ләп бала автобус белән йөри.
Елга ике тапкыр мәктәп маршрутлары буенча урам-юл челтәренең торышын тикшерү үткәрелә. Юл катламының, юл билгеләренең торышына һәм күрүчәнлекне тәэмин итү шартларына аерым игътибар бирелә. Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, «Главтатдортранс», «Татнефтедор» Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе, «Чирмешән АТП», Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре составындагы комиссия мәктәп маршрутларының торышын тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде, алар җитешсезлекләрне бетерү өчен автомобиль юлларын баланс тотучыларга җибәреләчәк. Мәктәп маршрутлары буенча урам-юл челтәренең торышы алга таба да ЮХИДИ бүлекчәсе һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия контролендә булачак.
https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2090974.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев